Изге Корбан бәйрәме көнендә олуг юбилеен каршы алды
Туган йортыбызга җыелу – безнең өчен бер рәхәт булса, анда әниебез каршы алу – иң олы бәхеттер“, – диләр Әгерҗедә яшәүче Галия апа ӘХМӘТҖАНОВАның балалары.
Изге Корбан бәйрәме көнендә 90 яшьлек олуг юбилеен каршы алган әниләре янына балалар Фердинанд, Гөлсинә, Дамира, килен-кияүләр, онык-оныкчыклар килгәннәр иде. “Әгерҗе шәһәре“ башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Рәхмәтуллин, тимер юл узелы һәм локомотив депосы ветераннар советлары рәисләре Любовь Максимова, Асаф Әбсәләмов иң җылы котлау сүзләрен җиткереп бүләкләр тапшырганда юбилярның күзләре яшьләнде. Әмма бу шатлыклы яшьләр иде.
– Ий, ул балачакны искә төшерәсе дә килми инде, кызым, – ди Галия апа. – Ач-ялангач булдык бит, өскә кияргә киемебез дә юк иде.
Әтисе Гәрәй сугыш башлангач та фронтка китә. Дүрт бала әниләре Сәрбиямал тәрбиясендә кала.
– Миңа ул чакта 11-12 яшьләр тирәсе булгандыр. Бала дип тормадылар, колхоз эшенә чыгаралар иде. Урагын да урдык, терлеген дә карадык. Авыл тулы бала-чага да, хатын-кыз гына иде бит. Эшкә дә түзеп булыр иде, тамак туймау үзәккә үтте. Сугыш аркасында мәктәптә дә 4 сыйныф кына укый алдым мин, – ди Галия апа.
Мәкаләне тулысынча газетабызның җомга санында укыгыз.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев