Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә яшәүче Лилия ЗӘЙНЕТДИНОВА йомшак уенчыклар бәйләү белән шөгыльләнә

Барысы да оныгы Сәйдәгә бәйләгән Аюдан башлана..

"Кул эшләре белән шөгыльләнү моңсу уйларга бирелеп кәефне төшерергә юл куймый, гайбәт сөйләргә яки тыңларга вакыт калдырмый. Киресенчә, башыңда кайнаган матур уйны чынга ашыру өчен илһамланып иҗат итәргә этәрә. Ә килеп туган иҗат җимешең үзеңне һәм якыннарыңны да сөендерсә, ул сиңа тагын да канатлар куя, – ди Лилия ханым.

Әнә шулай, айлар буе күңелендә тудырган һәр образны җиренә җиткереп, төгәл итеп, төсләр гармониясен туры китереп башкарганнан соң гына җиңел сулап куя ул. Ә ошамаган җире булса, бәйләгәнен сүтә дә тагын эшкә керешә...

АЮ ИЛҺАМЛАНДЫРДЫ

Лилия апага 61 яшь. Ул 38 ел бухгалтер булып эшләгән. Кул эшләре белән лаеклы ялга чыккач кына кызыксына башлаган. Бу өлкәдә "стажы" нибары дүрт ел гына тәшкил итсә дә, эшләнмәләренә караганда аның кулыннан гомер буе энә-җеп төшмәгән диярсең...

Барысы да оныгы Сәйдәгә бәйләгән Аюдан башлана.

– Интернеттан карап өйрәндем дә кулга ыргак белән җеп алдым. Башта Аю, аннан аңа киемнәр бәйләдем. Шулай итеп, киендереп куйдым. Беренче эшем шундый матур чыккан кебек тоелды. Шуннан соң тагын эзләнүләр, өйрәнүләр башланды. Аюдан алган энергия әле дә сүрелми, – ди ул елмаеп.

Хәзер соңгы елларда бәйләгән уенчыкларына карый да, беренче кул эше Аю бик гади кебек тоела үзенә. Чөнки бүгенгеләре җиде кат иләктән иләнеп, ныклап уйланылып эшләнә.

ИҢ ЯРАТКАНЫМ – КУЯННАР

– Шушы йомшак уенчыклар арасында иң яратканым – Куяннар. Әллә ап-ак булганга яратам үзләрен, әллә ерткыч түгел, киресенчә, куркак булганнары өченме – әйтә алмыйм, – ди Лилия апа.

Куркак Куянга 2022 ел символы булган көчле, ерткыч җәнлек Юлбарыс костюмы кигезү дә аны батырайту өчен булмадымы икән?!

– Нәкъ шулай, – ди Лилия апа. – Заманы да шул бит. Куркак, басынкы булып яшәп булмый хәзер, лидер булырга кирәк.

Бер куянны бәйләү, киендерү өчен биш көн вакыт кирәк, ди кул эшләре остасы. Бу көн саен бишәр сәгать эшләгән очракта әле...

Дуслар! Материалны тулусынча газетабызның җомга санында укыгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев