Әгерҗедән Татарстан халыклары съездына җиде делегат барачак
Бүген Әгерҗенең хакимият бинасында Татарстан халыклары съездына барачак делегатларны раслау буенча Иҗтимагый совет утырышы үтте. Аның эшендә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов катнашты. 22 апрельдә Казанда узачак съездга безнең районнан район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендә алты делегат барачак. Алар арасында райондагы татар, рус, удмурт, мари...
Бүген Әгерҗенең хакимият бинасында Татарстан халыклары съездына барачак делегатларны раслау буенча Иҗтимагый совет утырышы үтте.
Аның эшендә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов катнашты.
22 апрельдә Казанда узачак съездга безнең районнан район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендә алты делегат барачак. Алар арасында райондагы татар, рус, удмурт, мари оешмалары җитәкчеләре дә бар. Иҗтимагый совет әгъзаләре әлеге вәкилләрне съездга делегат итеп юллауга бердәм булып тавыш бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев