Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗелеләр җир, кура җиләкләре җыялар, пиннек саталар

Җиләк җыям, как коям дигәндәй, бу көннәрдә халык мәш килеп басу-кырларда җиләк җыя. Быел да күз ачып йомганчы бер чиләк җыярлык табигать нигъмәте. Сусыл да, тәмле дә җиләкләрне кайбер хуҗабикәләр суыткычка туңдырырга куя, кемдер чистартып изә дә шикәр комы белән болгата, кайнатма әзерләүчеләр дә күп. Басу-кырлардан җәйге нигъмәтләр җыючыларның үзләре...

Җиләк җыям, как коям дигәндәй, бу көннәрдә халык мәш килеп басу-кырларда җиләк җыя. Быел да күз ачып йомганчы бер чиләк җыярлык табигать нигъмәте. Сусыл да, тәмле дә җиләкләрне кайбер хуҗабикәләр суыткычка туңдырырга куя, кемдер чистартып изә дә шикәр комы белән болгата, кайнатма әзерләүчеләр дә күп.

Басу-кырлардан җәйге нигъмәтләр җыючыларның үзләре белән элемтәгә кердек.

Әнисә ГАЙФУЛЛИНА, Сәхрә авылы:

- Җәем урманда уза дисәм, һич арттыру булмас. Иртүк торам да чиләгемне алып табигать кочагына чыгып китәм. 78 яшемдә булсам да җәяү йөрергә иренмим. Башта каен җиләге җыйдым. Аннан җир җиләге өлгерде. Әле бу көннәрдә кара җиләккә (черника) йөрдем. Үземә дә җитәрлек булды, Яңавылдагы кызым Римага да күчтәнәчкә җибәрдем. Җыюы озак һәм мәшәкатьлерәк булса да, кара җиләкнең файдасы бик күп, кайнатмасы да бик тәмле була. Рецептын сезгә дә тәкъдим итәм, хуҗабикәләр.

ü Бер кило кара җиләккә бер кило шикәр комы салып төнгә калдырам. Иртән кызу булмаган утта 10-15 минут кайнатып алам.

ü Җиләкне блендер ярдәмендә изәм дә шикәр комы белән генә болгатам һәм туңдырырга куям.

ü Туңдырылган свежий кара җиләк белән кыш көне чәй эчү дә - йөз төрле авыруга дәва.

Җәемнең бер ае пиннек тә әзерләп уза. Быел 150 пар каен, 100 пар имән пиннеге әзерләдем. 70 парын саттым инде. Аларны да гел күтәреп ташыйм. Җәйге матур көннәрне табигатьтә уздыруның сәламәтлеккә дә файдасы зур дип уйлыйм. Киләсе җәйләрне дә күреп, рәхәтләнеп табигать нигъмәтләрен җыярга язсын.

Ләйсирә ЙОСЫПОВА, Исәнбай-Ижау:

- Җиләк вакытын ел саен сагынып көтеп алабыз. Узган ялларда туган авылым Исәнбайга кайтып гаиләбез белән җир җиләге җыйдык. Ике-өч тапкыр барып, әнә шулай, кышлык запас әзерлибез. Соңгы елларда эре җиләкләрне вак контейнерларга тутырып өстенә шикәр комы сибеп туңдырырга куябыз. Кыш көне җәйне сагынып искә алып җиләк белән чәй эчәбез. Аннан җиләкне чистартып, изеп бермә-бер шикәр комы кушып болгатып та куябыз. Әнкәй кайнатмасын да әзерли. Җиләктән кайткач пирогын пешерү традициясе дә бар бездә.

Җиләк басуында авылдашлар, танышларны да очратасың бит әле. Бу юлы да күрше апалар, туганнар белән күрештек. Бергәләп гаилә, дөнья хәлләрен сөйләшеп җиләк җыйдык. Ә аның "оясына" туры килсәң, җырлап та җибәрәсең, биисе дә килә башлый. Мин дә ике чиләкне, кем әйтмешли, күз ачып йомганчы тутырдым да шул сөенечтән рәхәтләнеп биеп алдым.

Рәсимә РАЗЕТДИНОВА, Шаршады авылы:

- Быел һич кенә дә җиләккә йөрергә вакытым юк әле. Бакчадагы кура җиләкләре бик уңды, аларны җыеп эшкәртәм. Әнкәйнең дә, үземнең дә бакчадан ике көн саен 10-12 литр җиләк җыям. Күп итеп кайнатам, суыткычка туңдырырга да куям.

Мин ел саен "пятиминутка" кайнатмасын ясыйм. Мәсәлән, өч кило җиләк булса, аңа дүрт кило шикәр комы кирәк. Башта җиләккә шикәр комының яртысын салып, биш минут кайнатам да, аннан шикәрнең калганын салып болгатам. Суынгач банкаларга тутырам.

Җиләкне измичә шикәр комы белән генә болгатып контейнерларга да салып кышка туңдырырга куям. Сөтөсте белән ашарга бик тәмле була.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА сораштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев