Әгерҗелеләр Мәскәүгә барып җиңү белән кайтты
Яшәеш

Әгерҗелеләр Мәскәүгә барып җиңү белән кайтты

Алга таба да уңышлар телибез

2021 елның 27 февралендә Мәскәүдә Кобудо буенча чираттагы турнир узды.

Татарстан җыелма командасы 8 медаль яулады, дип хәбәр итә "Талантлар салават күпере" балалар иҗат йорты.

Катнашу йомгаклары буенча өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Майоров җитәкчелегендә "Рукопашный бой" берләшмәсе укучылары 5 призлы урын яуладылар:

1 урын - Тазиева Анастасия, 2 урын - Солтанова Галина, 2 урын - Зорина Снежана, 2 урын - Кулагин Марсель, 3 урын - Иванова Диана.

Киләчәктә дә уңышлар һәм җиңүләр телибез!

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев