12 июль көнне Петровск авылында узачак керәшеннәрнең иң күркәм чарасы - Питрау бәйрәме уздырыла. Аны Сабан туе, дип тә, Питрау бәйрәме диеп кенә дә атыйлар. Ничек кенә аталмасын, дистә еллар дәвамында аның асылы үзгәрешсез кала бирә - таңга кадәр халык милли уеннар уздыра, җыр-бию, төрле ярышлар тынып тормый. Сабан туе дип аталуы да юктан гына түгел - бәйрәм уздырылган һәр елны милли көрәшне үткәрми калганнары юк. Элекке елларда республиканың иң көчле көрәшчеләре бүләк түгел - дан өчен бил алышкан төп көрәш мәйданы иде ул.
Быел 12 июльдә 17:00 сәгатьтә башланачак бәйрәмгә дә танылган көрәшчеләр килми калмаячак. Теләченең атаклы көрәшчеләрен сыртына салырлык көрәшче табылырмы, анысын вакыт, дөресрәге, Питрау мәйданы күрсәтер.
Нет комментариев