Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗелеләргә таныклыклар бирелә

2016 елның 18 сентябрендә Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасын сайлаячакбыз. Хөрмәтле сайлаучылар! Әгерҗе районы территориаль сайлау комиссиясе 3 августтан 17 сентябрьгә кадәр таныклыклар бирелүен хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез, властьның федераль органнарына сайлауларда алдан тавыш бирү уздырылмый. Әгәр сайлаучы тавыш бирү көнне теркәлгән яшәү урыны буенча сайлау участогына килә алмаса,...

2016 елның 18 сентябрендә Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасын сайлаячакбыз.

Хөрмәтле сайлаучылар! Әгерҗе районы территориаль сайлау комиссиясе 3 августтан 17 сентябрьгә кадәр таныклыклар бирелүен хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, властьның федераль органнарына сайлауларда алдан тавыш бирү уздырылмый. Әгәр сайлаучы тавыш бирү көнне теркәлгән яшәү урыны буенча сайлау участогына килә алмаса, бу көнне теләсә кайсы сайлау участогында таныклык нигезендә тавыш бирә ала.

Сайлау комиссиясе бу таныклыкны язмача гариза һәм паспорт булганда бирә. 3-6 августта районның территориаль сайлау комиссиясендә (Әгерҗе, Гагарин урамы, 13) эш көннәрендә 8-17 сәгатьләрдә (төшке аш 12.00-13.00 сәгатьтә) алырга була. Белешмәләр өчен телефоннар: 22955, 21561. 7-17 сентябрьдә таныклыклар участок сайлау комиссияләрендә бирелә.

Район башкарма комитетының "Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе карарына үзгәрешләр кертү турындагы" 2016 елның 27 июнендәге 305нче санлы карарына, "Референдум катнашучылары, сайлау уздыру һәм сайлаучылар тавышын исәпләү өчен референдум участоклары һәм сайлау участокларын билгеләү турындагы 2013 елның 18 январендагы 8нче санлы карары нигезендә сайлау участокларының чикләренә үзгәрешләр кертелде. Әлеге карар белән Әгерҗе муниципаль районы сайтында agryz.tatarstan.ru таныша аласыз.

Әгерҗе районы территориаль сайлау комиссиясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев