Бүген, 20 декабрьдә, республикабызның күп кенә шәһәрләрендә кебек үк Әгерҗедә дә Суд приставлары федераль хезмәте “Бурычларыңны бел” дип аталган традицион акция уздыра.
Акциянең максаты – гражданнарга бурычлары булу-булмауны күзәтүнең һәм вакытында каплауның мөһимлеген аңлату. Бу Яңа ел алдыннан аеруча мөһим. Чөнки күпләр озын ялларда башка илләргә барып ял итү турында да планлаштырадыр. Ә бурычлары булганнарны закон нигезендә Россия Федерациясе чикләреннән чыгаруны чикләргә дә мөмкинннәр.
Акция барышында суд приставы хезмәткәрләре гражданнарга бу хакта аңлатып, белешмәлекләр тараталар.Шушындый ук эш Әгерҗенең күпфункцияле үзәгендә дә алып барыла.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев