Әгерҗелеләрне “Йөрәк җылым Сезгә, укытучым“ акциясендә катнашырга чакырабыз
Яшәеш

Әгерҗелеләрне “Йөрәк җылым Сезгә, укытучым“ акциясендә катнашырга чакырабыз

5 октябрь – Укытучылар көне.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бәйрәм уңаеннан сезне икенче әти-әни кебек якын һәм кадерле булган укытучыларыбызга хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы аша җиткерү мөмкинлегеннән файдаланып калырга чакырабыз. Район газетасы аша яраткан укытучыгызны бәйрәм белән тәбрикләсәгез, бу аның өчен иң истәлекле һәм иң зур бүләк булачак.

Котлау бәясе – нибары 350 сум. Фото белән – 400 сум (текст 50 сүздән артмаска тиеш). Котлаулар 2 октябрьгә кадәр кабул ителә. Алар газетабызның 4 октябрь санында басылып чыгачак.

Әйдәгез, көтелмәгән сюрприз ясап, газетада котлау урнаштырып, яраткан мөгаллимнәребезне сөендерик. Алар моңа бик тә лаек бит. Белешмәләр өчен телефоннар: 21721, 22962.

Акцияне оештыручы – “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы редакциясе. Акциянең сроклары – 25.09.2019–02.10.2019. Тулырак мәгълүмат – “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы редакциясендә. Реклама 16+

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев