Әгерҗенең 1 нче балалар бакчасында иң яхшы кече тәрбиячене сайладылар
Кече тәрбиячеләр үз осталыкларын күрсәттеләр
2020 елда РФ халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзына 30 ел тулды. Бу бәйрәм уңаеннан 1 нче номерлы балалар бакчасында «Үз эшенең остасы» дип исемләнгән кызыклы чара узды. Тәрбиячеләрнең беренче ярдәмчеләре - кече тәрбиячеләр үз осталыкларын күрсәттеләр.
Иң яхшы кече тәрбияче исеме өчен әлеге һөнәрнең җиде вәкиле көч сынашты. Аларның төп максаты-үзләренең эшкә булган мәхәббәтләрен, һөнәри осталыкларын һәм иҗади сәләтләрен күрсәтү иде.
Жюри составына Әгерҗе районы профсоюз оешмасы рәисе Мөхәммәтдинова Гөлсинә Әхмәтхан кызы, 1 нче балалар бакчасы мөдире Шурманова Гөлнара Ринат кызы, шулай ук укыту-тәрбия эшләре буенча мөдир урынбасары Зәйнуллина Алсу Мансур кызы керде.
Конкурста катнашучыларга сәламләү сүзе белән Гөлнара Ринатовна мөрәҗәгать итте:
- Бүген без гадәти булмаган бәйге үткәрәбез. Чөнки барлык игътибар балаларга, тәрбиячеләргә түгел, ә сезгә юнәлтеләчәк. Кайчагында, көндәлек мәшәкатьләр артында, сезнең хезмәтегез сизелми дә кала. Мин сезгә барыгызга да зур уңышлар телим, бүген сез барлык осталыгыгызны һәм талантларыгызны күрсәтерсез дип уйлыйм, - диде ул.
Чара башында алып баручылар профсоюзлар турында җентекләп сөйләделәр, иҗтимагый берләшмәләрнең формалашу тарихын искә төшерделәр.
Алга таба катнашучыларга җирәбә салу юлы белән чыгыш ясау чиратын билгеләргә тәкъдим ителде.
4 нче урта төркемнең кече тәрбиячесе Нәфыйкова Алсуга уңыш елмайды.
«Әйдәгез танышыйк» бәйгесенең беренче этабында ул үзенең хезмәт эшчәнлеге тарихы белән таныштырды. 2013 елда хезмәт юлын башлап, ул берничә ел ясле төркемендә нәниләр белән эшләгән. Шуңа күрә үз чыгышында Алсу Альбертовна баланың балалар бакчасына адаптация мәсьәләләренә зур игътибар бирде, шулай ук бу процесста кече тәрбияченең ролен билгеләп үтте.
Чара барышында конкурсантлар чират буенча үзләренең визит карточкаларын тәкъдим иттеләр. Үз һөнәрләренең үзенчәлекләре турында сөйләделәр, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү серләре белән уртаклаштылар, шулай ук үзләренең иң кыю талантларын ачтылар.
Барлык катнашучылар да иҗади шәхесләр булып чыкты.
Әйтик, Уразаева Камилә иҗади номер өчен махсус фитнес-бию өйрәнеп килгән. Ул ярдәм төркеме белән берлектә күңелле флешмоб үткәрде.
- Минемчә, спортка, сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәтне кечкенәдән үк уятырга кирәк. Шуңа күрә безнең балалар бакчасында без, тәрбиячеләр белән бергә, балаларның физик үсешенә дә зур игътибар бирәбез, - ди Камила Николаевна.
Жюри әгъзаларын үз чыгышлары белән Лидия Садыкова шаккатырды. Ул, башка катнашучылардан аермалы буларак, татар телендә чыгыш ясады.
Гарафеева Анна кәгазьдән «бәхет кошлары» булдыру буенча мастер-класс үткәрде. Бәхет - ул һәрвакыт янәшәбездә, аны күрергә өйрәнергә генә кирәк, ди ул.
Конкурсның икенче этабы «сорау-җавап» рәвешендә узды. Биредә катнашучыларга сорауларга җавап бирергә һәм үзләренең теоретик күнекмәләрен һәм, әлбәттә, СанПин белемен күрсәтергә кирәк иде. Урын-җирне маркировкалау, көн тәртибе, елга ничә тапкыр тәрәзәләр юу турындагы сорауларга кече тәрбиячеләр төгәл җаваплар бирделәр, үз эшләренә зур җаваплылык белән карауларын тагын бер кат исбатладылар.
Жюри, нәтиҗәләр ясап, төрле номинацияләрдә кече тәрбиячеләрне бүләкләде. «Хезмәт сөючәнлек миссы» номинациясендә Нократкина Любовь Владимировна җиңү яулады, «Мисс тырышлык» номинациясендә Бәширова Альбина җиңде, "Мисс җаваплылык" номинациясендә - Гаянова Татьяна.
«Үз эшенең остасы» бәйгесендә җиңүче дип Гарафеева Анна Петровна танылды. Үзенең профессиональлеге һәм эчкерсезлеге, конкурска иҗади яктан килүе һәм эшкә карата мәхәббәте ярдәмендә ул иң яхшы кече тәрбияче исеменә лаек булды.
- Сезнең балалар бакчасы коллективы бер зур һәм тату гаилә сыман, - дип билгеләп үтте Әгерҗе район профсоюз оешмасы рәисе Гөлсинә Әхмәтхановна. Сезне барыгызны да балаларга карата мәрхәмәтле һәм игътибарлы мөнәсәбәт берләштерә. Бүген сез иң яхшы сыйфатларыгызны күрсәттегез, конкурска креатив яктан килдегез. Киләчәктә сезгә уңышлар, ә аның белән бергә балаларның мәхәббәтен һәм әти-әниләрнең рәхмәтен тоеп яшәвегезне телим, - дип йомгаклады ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев