Әгерҗенең иң яхшы пенсионерлары район данын якларга Казанга юл тотачак
Яшәеш

Әгерҗенең иң яхшы пенсионерлары район данын якларга Казанга юл тотачак

Алар ГТО нормативларын тапшырды

24 майда «Өченче буын» XI Спартакиадасының муниципаль этабы дәвам итте.

Ярышларда катнашучыларны ТР Әгерҗе районында клиентлар хезмәте җитәкчесе Зөлфия Шамил кызы Бакасова сәламләде.

Ярышлар түбәндәге спорт төрләре буенча үткәрелде: теннис, Йөзү, пуля белән ату, дартс.

Шулай ук пенсионерлар йөзү буенча ГТО нормативларын да тапшырдылар.

Июнь аенда иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән пенсионерлар Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары командалары арасында Казан шәһәрендә узачак финал ярышларында катнашачаклар.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев