Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗенең Ләбиб Айтуганов исемендәге Мәдәният йортына көчле рухлыларны җыйдылар

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Ләбиб Айтуганов исемендәге Шәһәр мәдәният йортында "Ышан, син ялгыз түгел"" дип исемләнгән чара узды. Бу көнне бирегә бернинди авыру-сырхауларга, тормыш авырлыкларына бирешмичә яшәүче көчле рухлы кешеләр җыелган иде. Кичә концерт белән башланып китте. Аннан физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр үзләренең җырга-моңга, нәфис сүзгә осталыкларын күрсәттеләр. Тәслимә Галеева...

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Ләбиб Айтуганов исемендәге Шәһәр мәдәният йортында "Ышан, син ялгыз түгел"" дип исемләнгән чара узды. Бу көнне бирегә бернинди авыру-сырхауларга, тормыш авырлыкларына бирешмичә яшәүче көчле рухлы кешеләр җыелган иде.

Кичә концерт белән башланып китте. Аннан физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр үзләренең җырга-моңга, нәфис сүзгә осталыкларын күрсәттеләр. Тәслимә Галеева бик матур итеп үзе язган шигырьләрен укыды һәм җырлар башкарды, Рәис Мөхәммәтвәлиев белән Мәхмүт Газизов бик оста итеп гармунда уйнадылар."Җәза" бирешле","Җебегәнле" уеннары кичәгә ямь өстәде.

Кичәнең соңгы өлеше чәй табыны артында җыр-моң белән үрелеп дәвам итте.

Дилә Шәйхетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев