7 декабрь 2016 яңалыклары
-
Исәнбай кызы республика бәйгесенә бара
Менделеевта Коръән уку һәм "Гыйбадәте Исламия" китабын белү буенча бәйге узды. Коръән уку буенча "Нур мәчете имамы Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин һәм аның җәмәгате Әлфия ханым Галләмова җиңү яуладылар. Алар Казанның Галиев мәчетендә республикакүләм бәйгедә катнашу хокукы алдылар. "Гыйбадәте Исламия" китабын белү буенча викторинада Исәнбайдан Ралина Хәбирова 2 урын, Азалия Идрисова...
-
Яңа ел каникулларында әгерҗелеләр рәттән тугыз көн ял итәчәк
Ял көннәренә туры килүче ике көн февраль һәм май айларына күчереләчәк. Яңа ел каникулларында россиялеләр рәттән тугыз көн ял итәчәк - 2016 елның 31 декабреннән 2017 елның 8 гыйнварына кадәр. Киләсе елда беренче эш көне дүшәмбе, 9 гыйнвар була, дип билгеләп үтә ул. 2017 елның 1 гыйнвары якшәмбегә туры килгәнлектән,...
-
Әгерҗенең Ләбиб Айтуганов исемендәге Мәдәният йортына көчле рухлыларны җыйдылар
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Ләбиб Айтуганов исемендәге Шәһәр мәдәният йортында "Ышан, син ялгыз түгел"" дип исемләнгән чара узды. Бу көнне бирегә бернинди авыру-сырхауларга, тормыш авырлыкларына бирешмичә яшәүче көчле рухлы кешеләр җыелган иде. Кичә концерт белән башланып китте. Аннан физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр үзләренең җырга-моңга, нәфис сүзгә осталыкларын күрсәттеләр. Тәслимә Галеева...
-
Әгерҗе укучылары инша яза
Бүген Әгерҗе районы мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары йомгаклау иншасы яза. Аның нәтиҗәләре Бердәм дәүләт имтиханына керү өчен "рөхсәт" булып тора. Быелгы иншаларның темалары - «Разум и чувство», «Честь и бесчестие», «Победа и поражение», «Опыт и ошибки», «Дружба и вражда». Инша өчен "незачет" куелган очракта укучылар аны 1 февральдә йә 3...
-
Якташыбыз җиңүе
Тумышы белән Рыс авылыннан булган якташыбыз Рамил Тураев җитәкләгән республика Кан үзәге Россиядә иң яхышысы дип табылган. Һөнәри осталык бәйгесенә нәтиҗә Санкт-Петербургта узган Бөтенроссия кан хезмәте форумында ясалган. Якташыбыз әлеге зур форумда үзе дә катнашкан.
-
Әгерҗедә - агач таулар
Әгерҗе шәһәрендә җиде урында балалар өчен таулар ясала. Стадионда, Киров, "Альфа" ТОСларында, Заводская, К.Маркс урамнарында, "коробка"да, "Яшьлек" паркындагы тауларда рәхәтләнеп шуа алачаксыз.