Исәнбай кызы республика бәйгесенә бара
Менделеевта Коръән уку һәм "Гыйбадәте Исламия" китабын белү буенча бәйге узды. Коръән уку буенча "Нур мәчете имамы Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин һәм аның җәмәгате Әлфия ханым Галләмова җиңү яуладылар. Алар Казанның Галиев мәчетендә республикакүләм бәйгедә катнашу хокукы алдылар. "Гыйбадәте Исламия" китабын белү буенча викторинада Исәнбайдан Ралина Хәбирова 2 урын, Азалия Идрисова...
Менделеевта Коръән уку һәм "Гыйбадәте Исламия" китабын белү буенча бәйге узды.
Коръән уку буенча "Нур мәчете имамы Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин һәм аның җәмәгате Әлфия ханым Галләмова җиңү яуладылар. Алар Казанның Галиев мәчетендә республикакүләм бәйгедә катнашу хокукы алдылар.
"Гыйбадәте Исламия" китабын белү буенча викторинада Исәнбайдан Ралина Хәбирова 2 урын, Азалия Идрисова 3 урын алды. Кызларга Дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Ралина 24 декабрьдә Казанда узачак республикакүләм бәйгедә катнашкачак.
Фотода: Ралина Хәбирова - район бәйгесендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев