Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗенең иң өлкән тыл ветеранына – 99 яшь

Әгерҗедә яшәүче тыл ветераны Екатерина Титованың фатирыннан бу көннәрдә кеше өзелеп тормый. Шәһәрнең иң өлкән кешесе 99 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар, чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр кабул итә.

Дүшәмбе көнне аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, район баш хәрби комиссары Илгиз Галиев, Әгерҗе районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы Марат Фәйзетдинов котладылар. Ә алдагы көнне юбилярны котларга якыннары, туганнары, күршеләре җыелган.  

Екатерина Ивановна аларның һәркайсы белән хатирәләрен уртаклашты. 99 ел гомер эчендә кайгысын да, шатлыгын да күп күрергә туры килә тыл ветеранына. Тумышы белән Муромск краеннан ул, Әгерҗегә килгәндә кызга нибары 26 яшь була.

Әгерҗедә кем булып кына эшләми: төзүче, поездларны озатып йөрүче, каравылчы. Иң озак эшләгән урыны – ведомстводан тыш сак хезмәте. Биредә гади каравылчыдан инспектор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.

Екатерина Ивановна үзенең активлыгы белән әле бүген дә күп кенә яшьләргә үрнәк булырлык. Ул Әгерҗене үзенең туган шәһәре дип исәпли, аның үсеше өчен җан атып тора. Елның-елында иң беренчеләрдән булып үзара салым акчасын тапшыра. Әле күптән түгел булып узган ТР Дәүләт Советына сайлаулар вакытында да сайлау участогына иң беренчеләрдән булып барып, үз тавышын биреп кайтты.

  • Минем алдагы елда Бөек Җиңүнең 75 еллык уңаеннан узачак тантаналарны да күрәсем килә әле, – дип шаяртты ул туган көнендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев