Гөлназ Йосыпова гүзәллеккә, матурлыкка гашыйк
Хезмәт кешене бизи
Аны әнисе Мөсәлия апага охшаталар. Нәкъ аның кебек бик сөйкемле һәм тыйнак ул. Гөл-чәчәкләр яратуы да әнисеннән күчкән, диләр. Аның тәрәзә төпләрендәге гөлләре яз, җәй, көзләрен генә түгел, кышын да шау чәчәктә утыралар.
Гүзәллеккә, матурлыкка гашыйк Гөлназ ЙОСЫПОВАның шушы көннәрдә түгәрәк гомер бәйрәме. Якыннары, хезмәттәшләре белән юбилярның балачагы, хезмәт еллары турында сөйләштек.
Рәзилә ШӘЙХЕТДИНОВА, апасы:
– Без – алты бала Исәнбайда әти-әниебез Сәгыйть–Мөсәлия канаты астында бик бәхетле булып үстек. Мин – иң өлкәне, Гөлназ – төпчегебез. Калганнары – малайлар. Яңа йортка күченгәч, әнкәйнең “сиңа иптәшкә бер кыз бала алып кайтабыз. Исемен Гөлназ дип кушарбыз“, дигәне бүгенгедәй истә. Гөлназыбыз барыбыз да сагынып көтеп алган кыз булды. Әткәй-әнкәй эштә чагында аны тәрбияләү дә безгә йөкләнде. Бик яратып үстердек без аны. Балалар бакчасына малайлар хәтта капка төбеннән үк чиратлашып күтәреп баралар иде үзен.
70нче елларда авылда Гөлназ исеме бик популяр булгандыр инде, сеңлемнәр сыйныфында гына биш Гөлназ укыды. Барысы да бик дус, актив булдылар. Ә туганымның тәрбияче һөнәре алуында яраткан тәрбиячесе, соңыннан күп еллар бакча мөдире вазифасын башкарган, остазы Әлфия Сабитованың өлеше зур булды. Бу һөнәренә, чын мәгънәсендә, гашыйк иде ул. Шулай булмаса, утыз елга якын гомерен сабыйларга багышлый алмас иде.
Ә туганлык җепләренә килгәндә, без алтыбыз бербөтен булып яшибез. Көн саен телефоннан сөйләшеп, җай чыккан саен күрешеп торырга тырышабыз. Аларга барган саен чәчәкләре арасында кайнашкан сеңлемне күргәч гел әнкәем күз алдына килә. Ул гомер буе матурлыкка гашыйк булып яшәде. Гөлназыбыз да нәкъ аның төсле...
Лариса ДӘҮЛӘТШИНА, Иске Эсләк балалар бакчасы тәрбиячесе:
– Гөлназ Сәгыйть кызы безнең коллективта 25 ел эшләде. Тәрбияче булып башлаган хезмәт юлын ул мөдир буларак дәвам итте. Ә җитәкчедән эшне оештыра белү, проблемаларны тиз арада хәл итү белән бергә, ата-аналар, коллектив белән уртак тел табу, түземлек, төгәллек кебек сыйфатлар да таләп ителә. Гөлназ ханымда әлеге сыйфатларның барысы да бар. Безнең бакча бинасы агачтан, иске булса да, ул анда матурлык һәм җылылык, уңайлыклар булдыра алды. Ишегалдыбызда чәчәкләр дә шаулап утырды, яшелчәләр дә гөрләп үсте. Балаларны мәктәпкә әзерләү, уйнар өчен дә бар мөмкинлекләр тудырылды. Без коллективта үзара дус, аңлашып эшләвебез белән көчле булдык. Җитәкчебез һәрвакыт үрнәк күрсәтә белде. Безгә эшебездә төп ярдәмче һәм терәк булды.
Ике ел элек балалар бакчасын Кадыбаш мәктәбе карамагына күчерделәр. Гөлназ Сәгыйть кызы да әлеге мәктәпкә эшкә китте. Яңа вазифа башкарса да, без аның белән һәрчак киңәшләшеп эшләдек.
Эльмира РӘСУЛЕВА, Кадыбаш мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары:
– Күп еллар мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә эшен дөрес оештыра белгән Гөлназ Сәгыйть кызы мәктәбебезгә килгән беренче көннән үк тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын зур төгәллек белән алып бара башлады. Укучылар, коллектив белән бик тиз уртак тел тапты. Бәйрәм-кичәләрне тирән эчтәлекле, үзенчәлекле итеп уздыруда, аларны креатив идеяләр белән баетуда зур тырышлык куя ул. Һәр бәйрәмгә видеороликлар әзерләп тә шаккаттыра. Барыбыз да – коллективыбыз да, укучылар да, ата-аналар да хезмәттәшебезне хөрмәт итәбез һәм яратабыз.
Эльвина, кызы:
– Әтием Фәнис тә, әнием Гөлназ да төп Исәнбай авылыннан булсалар да, язмыш аларны Иске Эсләк белән бәйләгән. Әнинең эше никадәр тынгысыз булмасын, аның өчен гаилә – һәрчак беренче урында. Җитәкче вазифасын башкаручы әтиебезгә – төп терәк, энем белән миңа назлы да, ягымлы да әни ул. Өебездә җылылык, чисталык, тәртип булдыруда, матурлык тудыруда аның тырышлыгы ифрат зур. Без аның гаиләбез өчен генә түгел, туганнары өчен дә җан атып яшәвенә сокланабыз, аннан үрнәк алабыз. Әниебезнең йөзеннән елмаю китмәсен, аның һәрвакыт матур һәм сөйкемле булып калуын телибез.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА әзерләде.
Гөлназ Йосыпова./Фото Йосыповларның гаилә архивыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев