Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Хирургия бүлегенең ветеран шәфкать туташы юбилеен бәйрәм итә

Ләйсирә ТИМУРШИНА - 40 ел медицина өлкәсендә хезмәт куйган шәфкать туташы. Бу көннәрдә ул 70 яшьлек юбилее уңаеннан балалары, туганнары, хезмәттәшләреннән котлаулар кабул итә. Уразайдагы иң абруйлы Фатыйх-Әминә Закировлар гаиләсендә туган биш баланың беренчесе ул. Әнисе кебек ипле, итагатьле, әтисе кебек булдыклы, эшне җиренә җиткереп башкаручы булып үсә. Салагыш мәктәбен...

Ләйсирә ТИМУРШИНА - 40 ел медицина өлкәсендә хезмәт куйган шәфкать туташы. Бу көннәрдә ул 70 яшьлек юбилее уңаеннан балалары, туганнары, хезмәттәшләреннән котлаулар кабул итә.

Уразайдагы иң абруйлы Фатыйх-Әминә Закировлар гаиләсендә туган биш баланың беренчесе ул. Әнисе кебек ипле, итагатьле, әтисе кебек булдыклы, эшне җиренә җиткереп башкаручы булып үсә. Салагыш мәктәбен тәмамлагач, Алабуга медицина училищесына юл ала. Дипломлы кызны Исәнбай участок хастаханәсенә шәфкать туташы итеп билгелиләр. Шунда ерак Бакуда диңгезче булып эшләүче, туган авылына ялга кайткан Робинзон исемле егет белән таныша. Кыю диңгезче тимерне кызуында суга - яшьләр өйләнешәләр. Ләйсирә Бакуга киткәч тә һөнәренә тугры кала, авырулар сәламәтлеге сагында тора. Гаиләдәгеләрне сөендереп беренче уллары дөньяга аваз сала. Аннары Тимуршиннар гаиләсе туган якларга кайталар.

Ләйсирә башта Красный бор хастаханәсендә хезмәт куя, аннары Әгерҗедәге үзәк хастаханәгә урнаша. Шулай итеп, хирургия бүлегендә 30 ел шәфкать туташы булып эшли. Тырыш хезмәте өчен үзәк хастаханә җитәкчелеге тарафыннан бирелгән дистәгә якын Мактау грамотасы бар аның. Хезмәт ветераны да Ләйсирә ханым.

Робинзон белән ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Өчесенә дә югары белем бирәләр. Игорь, Рамил Әгерҗедә төпләнделәр. Кызлары Ләйсән Иж-Бубыйда яши.

Берәрсенә ярдәм кирәк булса хәзер дә иң беренче булып ашыга. Өч сеңлесе, вакытсыз вафат булган энесе Хәтифнең гаиләсе, балалары өчен Ләйсирә ханым - әти-әниләре урынына калган киңәшче дә, ярдәмче дә.

"Кешеләргә һәрвакыт якты йөзле булыгыз! Эшкә тотынсагыз, җиренә җиткереп башкарыгыз, сүз әйтерлек булмасын! Тормышыгызда да, эшегездә дә һәрвакыт тәртип, чисталык булсын!" Һәрчак ачык йөзле, көр күңелле әниебезнең шушы сүзләре безнең колакта гел яңгырап тора, - ди кызлары Ләйсән.

- Ләйсирә апа мине хезмәттә дә, тормышта да кирәкле бик күп нәрсәләргә өйрәтте. Без аның өлкән яшьтәге авыруларга карата бигрәк тә ихтирамлы, түземле булуына гел соклана идек. Төгәллек һәм пөхтәлек яраткан хезмәттәшебез безгә һәрьяклап үрнәк булды, - ди хирургия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Ләйсән Гобәйдуллина.

Шушы яшендә дә гел хәрәкәттә юбиляр. Быел Мәдьярдә Авыл бәйрәмендә хатын-кызлар арасында йөгерештә беренчелекне алды ул. Бакчасында эшләргә дә тярата. Май аенда кыярлары өлгерә инде аның. Күп итеп гөлләр, чәчәкләр үстерә. Ике ел элек вафат булган җәмәгате Робинзонның догачысы булып, балаларының һәм оныкларының уңышларына куанып, булганына шөкер итеп гомер кичерә. 40 ел авыруларга хөрмәт белән карап җыйган савапларың хисабына башкалардан изгелекләр, кадер-хөрмәт тоеп озак яшәргә язсын, Ләйсирә апа!

Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев