Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Январь сынамышлары

Ә сез сынамышларга ышанасызмы, дуслар?

*Январьда салкын булса, июль коры һәм эссе була, көзгә кадәр гөмбә чыкмый.

* Январьда кар еш яуса, июль ае яңгырлы килә.

* Бу айда боз сөңгесе күренсә, уңыш яхшы була.

* Елның беренче ае болытлы булса, икмәк уңмаска мөмкин.

* 14 январьда кар яуса, икмәкле ел була.

* 19 январьда көн аяз икән, җәй коры, болытлы көн булып кар да яуса, җәен явым-төшемнәр, гадәттәгечә булып, ел яхшы килә.

* 25 январьда кояш чыкса, кошлар иртә килергә мөмкин, кар яуса, җәй яңгырлы була.

* Январь җылы булса, яз соңара. Январь җылы – март салкын.

* Январьда агач ботаклары бозланып катса, чикләвек һәм җиләк-җимеш күп булыр.

* Январьның икенче яртысы кояшлы торса, уңыш яхшы була.

* Январьда коры һәм суык булса, язын кар тиз эреп бетә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев