Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Җиде яшьтән узган балага автокресло кирәкме

"Кызым белән икебез генә яшибез, үзебезнең машина юк. Еш кына такси йә "попутка"га утырып йөрергә туры килә. Моңа кадәр күп чакта үзебез белән кресло йөртә идек. Кызым мәктәптә укый, әмма 12 яшькә кадәр ерак әле. Соңгы вакытларда "хәзер баланы машинада йөртү өчен автокресло кирәкми" дигән сүзләр ишетелә. Бу дөресме?" Елена...

"Кызым белән икебез генә яшибез, үзебезнең машина юк. Еш кына такси йә "попутка"га утырып йөрергә туры килә. Моңа кадәр күп чакта үзебез белән кресло йөртә идек. Кызым мәктәптә укый, әмма 12 яшькә кадәр ерак әле. Соңгы вакытларда "хәзер баланы машинада йөртү өчен автокресло кирәкми" дигән сүзләр ишетелә. Бу дөресме?"

Елена САМОЙЛОВА.

Әгерҗе шәһәре.

Әлеге сорауга ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег КАПИЛОВ җавап бирә:

- 12 июльдән балаларны йөртүгә кагылышлы яңа таләпләр гамәлгә керде. Юл йөрү кагыйдәләрендәге әлеге үзгәрешләр Россия Хөкүмәтенең 761нче санлы (28 июнь) Карарына бәйле. Бу хакта Интернеттан үзегез укый аласыз.

Аерым үзгәрешләргә килгәндә, хәзер 7-12 яшьлек балаларны машинаның арткы утыргычында йә автокреслода, йә куркынчсызлык каешын эләктереп йөртергә мөмкин. Кайсы ысулны сайлау - зурларның ихтыярында. Баланы йөк машинасы кабинасында алып барганда да шушы ук кагыйдә үз көчендә кала.

Бала алда булганда исә креслога утырту мәҗбүри. Исегезгә төшерәбез: 12 яшькә кадәрле балаларны мотоциклның арткы утыргычында йөртергә ярамый. Яңа кагыйдәләрне бозган өчен штраф күләме - өч мең сум.

Моннан тыш, Хөкүмәт карары нигезендә, җиде яшьтән кечерәк балаларны өлкән кешедән башка гына машинада калдыру тыела. Әлеге кагыйдәне бозучыларга да 1500 сумга кадәр штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев