Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

"Идән асты” сәүдәсе үсә

Федераль законга кертелгән алкогольле продукция әйләнешен тәртипкә салучы төзәтмәләр үз көченә кергәннән соң ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 70 контроль тикшерү уздырылды. Нәтиҗәдә, әлеге законны бозуның 49 очрагы теркәлде. 1 январьдан төнлә кибетләрдә, ларекларда алкогольле продукция сату тыелуга карамастан, законга буйсынмаучы сатучылар адым саен очрап тора....

Федераль законга кертелгән алкогольле продукция әйләнешен тәртипкә салучы төзәтмәләр үз көченә кергәннән соң ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 70 контроль тикшерү уздырылды. Нәтиҗәдә, әлеге законны бозуның 49 очрагы теркәлде.
1 январьдан төнлә кибетләрдә, ларекларда алкогольле продукция сату тыелуга карамастан, законга буйсынмаучы сатучылар адым саен очрап тора. Әгерҗе районында да шундый дүрт очрак ачыкланды инде.
Яңа елдан соң алкогольле эчемлекләргә бәя арту өй шартларында әзерләнгән спиртлы эчемлек, ягъни самогон куучыларга янә "яшел ут" ачты. Элек аның ярты литрын 50 сумга сатсалар, хәзер бәясен 100 сумга кадәр җиткерделәр. Мондый очракларның артуын күз уңында тотып, гражданнарны сак булырга һәм спиртлы эчемлекләрне бары тик алкогольле эчемлекне сатуга лицензиясе булган кибетләрдән генә сатып алырга чакырабыз. Самогон арзанрак булса да, сәламәтлекнең күпкә кыйммәтрәк икәнлеген исегездән чыгармагыз.
Әгәр сезгә өй шартларында әзерләнгән яки сыйфатсыз спиртлы эчемлекләр сату очраклары мәгълүм икән, "кайнар линия"нең (8552)714303 телефонына шалтыратыгыз. Электрон адресыбыз: chelny@tatzpp.ru
Г.Вафина,
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев