Илһам Даутов:  Балыкка йөрү – кечкенәдән иң яраткан шөгылем
Яшәеш

Илһам Даутов: Балыкка йөрү – кечкенәдән иң яраткан шөгылем

Җәйге матур көннәрнең берсендә балыкка йөрергә яратучы райондашлар белән без дә әлеге шөгыль турында сөйләштек

“Балык кап-кап, яр буенда ялтырап ят”. Яр буенда кармагына төбәлеп утырган кайсы гына балыкчы кабатламый икән бу сүзләрне! Җәйге матур көннәрнең берсендә балыкка йөрергә яратучы райондашлар белән без дә әлеге шөгыль турында сөйләштек.

Илһам ДАУТОВ, Әгерҗе шәһәре:

– Балыкка йөрү – кечкенәдән иң яраткан шөгылем. Еллар дәвамында балыкчы өчен бөтен кирәк-яракны булдырдым. Шуңа күрә ял җиттеме, күңел табигатькә ашкына башлый. Әмма балыкка барганда берни дә фаразлап булмый. Чөнки нинди балык һәм күпме эләгәсен беркем дә алдан белми.

Никадәр тәҗрибәле балыкчы булсаң да, елга буеннан буш кул белән дә кайтып китүең бар. Әмма минем белән андый очрак булганы юк. Күңел өчен бер-ике булса да балык эләгә. Ә иң зур балык кыш көне Иж елгасыннан каптырган 11 килолы чуртан булды. Тоткан уңышның бер өлешен елга буенда ук кыздырып ашау – үзе бер рәхәт.

Балыкны үземнең рецепт белән өйдә дә кыздырып гаиләмне сыйларга яратам. Гомумән, балыкка йөрү – ул чын мавыгу. Бер йөри башлыйсың икән, һич туктармын димә...
 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев