Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Инвалид балага – ике йөз мең сум

Уллыкка йә кызлыкка инвалид бала алучыларга 200 мең сум акча түләнәчәк. Бер тапкыр бирелә торган әнә шундый акчалата түләү ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнгән. Аны алу хокукына уллыкка йә кызлыкка бала алучыларның берсе генә ия. Моның өчен Татарстан территориясендә теркәлгән булу һәм шунда яшәү шарт. Инвалид баланы уллыкка йә кызлыкка...

Уллыкка йә кызлыкка инвалид бала алучыларга 200 мең сум акча түләнәчәк.

Бер тапкыр бирелә торган әнә шундый акчалата түләү ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнгән. Аны алу хокукына уллыкка йә кызлыкка бала алучыларның берсе генә ия. Моның өчен Татарстан территориясендә теркәлгән булу һәм шунда яшәү шарт. Инвалид баланы уллыкка йә кызлыкка алу турындагы суд карары 2017 елның 1 январеннан соң законлы көченә кергән булырга тиеш.

Акчалата түләүне яшәү урыны буенча опека һәм попечительлек органы билгели. Ике яки күбрәк инвалид баланы уллыкка алган очракта түләү һәр балага тиеш. Аны билгеләү өчен опека һәм попечительлек органына гариза, бала туу йә уллыка алуны теркәү турындагы таныклыкның, баланы уллыкка алу буенча законлы көченә кергән суд карарының, әлеге карар законлы көченә кергән көнгә баланың инвалидлыгы булганлыгын раслаучы белешмәнең күчермәләрен тапшырырга кирәк.

Түләүне билгеләү йә кире кагу турындагы карар 15 көн эчендә кабул ителә.

Тулырак мәгълүматны 25105 телефоны буенча район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлегенә шалтыратып белә аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев