Иртәгә монополиягә каршы хезмәт вәкиле Әгерҗе районына килә
Иртәгә, 2 апрельдә Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Павлов Әгерҗе районына килә.
Ул район җитәкчелеге белән очраша, мәктәптә ачык дәрестә катнаша, халыкны кабул итә, сәнәгать мәйданчыгына бара.
Район хакимиятендә халыкны кабул итү сәгать 11гә билгеләнгән. Адрес: Гагарин урамы, 13. Сорауларыгыз булса, кабул итү вакытына район хакимиятенә килә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев