Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Иске Кызылъярда янгында кеше гомере өзелде

Бүген, 16 февральдә, иртәнге сәгать бишләр тирәсендә Сарсак-Омга сыер савучылары эшкә барганда Иске Кызылъярда йорт януын күрәләр һәм бу турыда янгын сүндерү частена хәбәр итәләр. Тирсәдән янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә йорт кара күмергә әйләнгән була. Янгынны сүндереп бетергәч, анда кеше мәете калдыклары табыла. Аның шушы йорт хуҗасы - 78 яшьлек...

Бүген, 16 февральдә, иртәнге сәгать бишләр тирәсендә Сарсак-Омга сыер савучылары эшкә барганда Иске Кызылъярда йорт януын күрәләр һәм бу турыда янгын сүндерү частена хәбәр итәләр.

Тирсәдән янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә йорт кара күмергә әйләнгән була. Янгынны сүндереп бетергәч, анда кеше мәете калдыклары табыла. Аның шушы йорт хуҗасы - 78 яшьлек Р.Йосыпов икәнлеге ачыклана. Бабай үзе генә яшәгән, соңгы вакытта нык авырган. Янгын тәмәке тартудан чыккан дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев