Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Иж-Бубый авылы китапханәсендә «Язлар матур - сез булганга» дип аталган кичә узды

Бу очрашу әниләрнең иң изге җанлы, иң кадерле кешеләр икәнлеген аңларга тагын бер кат инандырды, кунакларыбыз тарафыннан бик ихлас теләкләр җиткерелде

Иж - Бубый авылы китапханәсендә 8 март язның беренче  бәйрәме уңаеннан "Язлар матур - сез булганга" исемле кичә үткәрелде. Кичә матур шигъри юллар белән үрелеп барды.

Бу очрашу әниләрнең иң изге җанлы, иң кадерле кешеләр икәнлеген аңларга тагын бер кат инандырды, кунакларыбыз тарафыннан бик ихлас теләкләр җиткерелде. "Кояшкай", "Язгы тамчылар" командаларына бүленеп, девизлар әйтеп, җырлар башкарып командалар арасында ярыш узды, катнашучылар сынатмадылар,  "Язгы чәчәк - бәйрәм бүләге" исемле остаханәдә дә бик актив катнаштылар.

Бәйрәмдә катнашучылар: Фәнсия Латыпова, Вәсимә Бадыйкова, Әлфинур Моратова, Роза Осипова, Аида Вахитова, Фәния Мусина, Флюрә Ахметзянова,  Халидә Каюмова, Рузалия Каюмова, Мая Исакаева.

Кичәбезнең икенче өлеше чәй өстәле янында, фикер алышулар белән дәвам итте. Бер - берләренең алып килгән күчтәнәчләреннән авыз иттеләр. Өлкәннәребез матур кичә әзерләгән өчен, зур рәхмәтләрен җиткерделәр һәм алдагы эшләрдә унышлар юлдаш булсын дигән матур теләкләрен дә белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев