Иж-Бубый авылы халкы «Ярдәм янәшә» акциясенә кушылды
Төрле шифалы үләннәрдән 1100 чәй ясалды
Иж-Бубый авылы китапханәчесе һәм китапханәдә эшләп килүче "Өмет учагы" клубының активы "Ярдәм янәшә" акциясенә кушылды. Төрле шифалы үләннәрдән 1100 чәй ясалды, "Шифалы чәй" акциясенә кушылдык.
Махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен чәй әзерләүдә һәм чәйләр, хуш исле, витаминлы үләннәнр биреп үзләреннән өлеш керткәннәрне әйтеп үтәсе килә. Менә алар: Латыпова Фәнсия, Бадыкова Вәсимә, Муратова Әлфинур, Осипова Роза, Мусина Фәния, Ахметзянова Флюрә, Вахитова Аидә, Закирова Халидә, Каюмова Халидә, Хамидуллина Алмазия, Вахитова Резеда, Валиуллина Элиза, Гарифуллина Ира ( Әгерҗе шәһәре), Гозәерова Венера, Исакаева Мая.
Егетләребез өйләренә исән - имин әйләнеп кайтсын, илебездә тынычлык урнашсын иде дигән теләктә калам.
Рәфисә Мусина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев