Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Иж-Бубыйда – тарихи зур бәйрәм

Бүген биредә Мөхлисә Нигъмәтуллина-Бубиның тууына 155 ел тулуга багышланган фәнни конференция уза


Күренекле мәгърифәтче, педагог, мөселман дөньясында XX гасырның бердәнбер хатын-кыз казыясы Мөхлисә Нигъмәтуллина-Бубиның тууына багышланган конференциядә Әгерҗе районы башлыгы Ленар Нургаянов, Бөтендөнья татар конгресс Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөфтиенең мөхтәсибәтләр эшчәнлеге буенча Рафил Зөфәров, тарих, фәлсәфә, филология фәннәре кандидатлары катнаштылар. 

Анда Мөхлисә Буби мирасы, авыл мәдрәсәсе тарихы, Мөхлисә Бубиның хатын-кыз ислам мәгарифен үстерүдәге роле, шулай ук аның иҗтимагый һәм дини тормышта актив катнашуы турында чыгышлар тыңланды.

Кунакларга авыл тарихы музеена экскурсия дә оештырылды. 

Чара төрле дәрәҗәдәге бүләкләүләргә бай булды. 

Белешмә:
Мөхлисә Буби 1869 елда Иж-Бубый авылында мулла гаиләсендә туган. 1917 елның I Бөтенроссия мөселман корылтаенда Мөхлисә Буби Мөселманнар диния нәзарәте әгъзасы һәм казыя итеп сайлана, беренче хатын-кыз казыйларның берсе була. 
 


1937 елның 30 ноябрендә Мөхлисә Буби НКВД тарафыннан “Башкортостанның контрреволюцион фетнәчел милләтчел оешмасы”нда катнашуда гаепләнә һәм атарга хөкем ителә. Мөхлисә абыстай 68 яшендә 1937 елның 23 декабрендә атып үтерелә. Әмма БАССР Югары Суды Президиумының 1960 елның 23 маендагы карары нигезендә, Мөхлисә Буби аклана һәм вафат булганнан соң реабилитацияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев