Музыка белән бизәлеш, оештыру эшләрен Финисә Шәһәбиева башкарган
Фәнис Шәһәбиев җитәкчелегендәге “Ләйсән” халык театры үзешчәннәре Тәбәрле, Яңа Акхуҗа, Тирсә, Биектау, Көчек, Кырынды, Кичкетаң Исәнбай авыллары мәдәният учакларында Рәдиф Сәгъдинең "Сынган беләзек" әсәрен сәхнәләштергәннәр.
Рольләрне Рафил Сәлимуллин, Фәнис Шәһәбиев, Гөлнара Сибгатова, Римма Сәлимуллина, Рөстәм Гыймазов, Раушания Галиева башкарганнар.
Музыка белән бизәлеш, оештыру эшләрен Финисә Шәһәбиева башкарган.
– Һәр авылда бик җылы каршы алдылар. Тамашачылар еладылар да, көлделәр дә, – ди Фәнис әфәнде.
Нет комментариев