“Көмеш телле гармун” халык ансамбле – һәр бәйрәмнең бизәге
Күңелләрдән – гармуннарга, гармуннардан – авылларга

“Көмеш телле гармун” халык ансамбле – һәр бәйрәмнең бизәге

20 еллык бай тарихы булган ансамбльнең үткәне, бүгенгесе белән таныштырабыз

Район мәдәният йорты каршында эшләүче “Көмеш телле гармун” халык ансамбле. / М.Ягъфәрова фотосы
Район мәдәният йорты каршында эшләүче “Көмеш телле гармун” халык ансамбле. / М.Ягъфәрова фотосы

Район мәдәният йорты каршында эшләүче “Көмеш телле гармун” халык ансамбленең исеме районда гына түгел, чит төбәкләрдә дә яхшы таныш. Ансамбль гармунчылары – бәйрәмнәрнең бизәге, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләр җиңүчеләре.

20 еллык бай тарихы булган ансамбльнең үткәне, бүгенгесе белән таныштырабыз.

ТАНЫЛГАН ГАРМУНЧЫЛАР НИГЕЗ САЛГАН

Район мәдәният йорты каршында эшләүче “Көмеш телле гармун” халык ансамбле. / М.Ягъфәрова фотосы
Район мәдәният йорты каршында эшләүче “Көмеш телле гармун” халык ансамбле. / М.Ягъфәрова фотосы

“Көмеш телле гармун” ансамблен 2006 елда Тирсәнең танылган гармунчысы Альберт Муллахмәтов оештыра. Аңа шулай ук районыбызның иң оста гармунчылары – Салагыштан Сәетҗан Хикмәтуллин һәм Уразайдан Гафият Нигъмәтуллин теләктәшлек күрсәтәләр. Яшьрәк буын гармунчылар – Кырындыдан Баязит Ахунов, Көчектән Наил Таҗиев һәм Альберт абыйның улы Марат та – ансамбльнең беренче “карлыгачлары”. Бергәләп репертуар туплыйлар, сәхнә костюмнары булдыралар…

Район мәдәният йорты каршында эшләүче “Көмеш телле гармун” халык ансамбле

Сәхнәдә милли көйләребезне яңгыраткан гармунчыларны тамашачылар беренче чыгышларыннан ук көчле алкышларга күмәләр. Ансамбль тирә-юньдә тиз арада популярлык яулый. Республика, Россия күләмендәге фестиваль-бәйгеләрдә катнаша. Районыбыз гармунчылары беренче елны ук Казанда узучы “Уйнагыз, гармуннар” фестивалендә үзләрен таныталар. Һәм 20 ел дәвамында алар – әлеге фестивальнең алыштыргысыз катнашучылары.

2009 елда ансамбльгә халык исеме бирелә.

ЧҮЛМӘК, ЧУЕННАР ДА МАТУРЛЫК ӨСТИ

Район мәдәният йорты каршында эшләүче “Көмеш телле гармун” халык ансамбле
Район мәдәният йорты каршында эшләүче “Көмеш телле гармун” халык ансамбле

Кызганыч, Сәетҗан, Гафият, Альберт абыйлар мәрхүмнәр инде. Ә менә алар нигез салган ансамбль бүген дә яши, яшьни. Күп еллар “Көмеш телле гармун” белән Марат Муллахмәтов җитәкчелек итә. Һәм ансамбльгә районыбызның иң сәләтле, иң оста гармунчылары туплана. Марат, Наил, Баязит, Тәбәрледән Фәнис Шәһәбиев, Исәнбайдан Өлфәт Тукманов, Девятернядан Фәнис Арсланов, Салагыштан Дамир Муллахмәтов төрле авылларда яшәсәләр дә, аларны гармун, милли моңнарыбыз берләштерә. Мәдәният өлкәсендә эшләүче бу ир-егетләр: “Безгә Маратның бер сызгыруы да җитә. Шунда ук җыелышабыз”, – диләр. 

– Иң авыры – репертуар сайлау, – ди Марат. – Чөнки һәр көй тамашачы күңеленә барып җитәргә тиеш. 

Күбрәк халык көйләренә басым ясыйлар. Үзебезнең район үзешчәннәре иҗат иткән көйләрне яңгыраталар.

–  Бәйгеләр вакытында жюри нәкъ менә җирле һәм сирәгрәк яңгырый торган көйләргә игътибар итә. Безнең репертуарда “Кырынды авылы көе”, Чыңгыз Мусин сүзләренә Гафият Нигъмәтуллин көй язган “Тәмәй тавы” көйләре дә бар, – ди Марат.

Ул аларны башта үзе өйрәнә, аранжировка ясый, аннан гармунчыларга тәкъдим итә.

– Без сәхнәгә чыгып уйнап кына калмыйбыз. Ансамбльдә һәркем нәрсә өчен булса да җаваплы. Кемдер курайда уйный, авыз гармунын, кубызны кушып җибәрәбез... – ди Баязит. 

Ләйсән Тимуршина, һәм Марсилә Муллахмәтова – ансамбльгә ямь, матурлык өстәүчеләр, диләр.

– “Көмеш телле гармун”ның тагын бер үзенчәлеге – без көйләр уйнаганда чалгы ышкыган, чүлмәк, самавыр торбасы, чуен каккан тавышларны да өстибез. Моны чит төбәкләрдә бигрәк тә яратып кабул итәләр. Онытылып баручы йолаларны яңарту бит бу, – ди Ләйсән.

АНСАМБЛЬГӘ ЯШЬЛӘР КИЛӘ

Район мәдәният йорты каршында эшләүче “Көмеш телле гармун” халык ансамбле. / М.Ягъфәрова фотосы
Район мәдәният йорты каршында эшләүче “Көмеш телле гармун” халык ансамбле. / М.Ягъфәрова фотосы

“Көмеш телле гармун” ансамблендә бүгенге көндә 12 музыкант. Шуларның икесе – яшьләр. 2нче мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Илнар Раздыгин һәм Салагыш мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Инзир Ибраһимов гармунчылар сафын быел тулыландырганнар.

– Өйрәнү, тәҗрибә туплау мәктәбе бу, – ди гармунчы Инзир.

Илнар флейтада уйный. Ул гитара буенча сәнгать мәктәбен тәмамлаган. 

– Музыкага мәхәббәт ерак бабам һәм әбиемнән килә. Татар көйләрен, җырларын яратам, – ди Илнар.

БӘЙГЕ АРТЫ – БӘЙГЕ

Район мәдәният йорты каршында эшләүче “Көмеш телле гармун” халык ансамбле
Район мәдәният йорты каршында эшләүче “Көмеш телле гармун” халык ансамбле

“Көмеш телле гармун” ансамбленең Татарстан, Россия күләмендә иң дәрәҗәле бәйгеләрдә җиңү яулаган уңышлары гына да җитмешкә якын. Алар – “Күпкырлы Россия”, “Урал сандугачы” кебек бәйгеләрдә икешәр тапкыр Гран-при ияләре. Грант акчаларына уен коралларын яңарталар, сәхнә костюмнары тектерәләр. Фәнис Шәһәбиев кулындагы “Чайка” гармунын әле шушы көннәрдә генә сатып алганнар. Киләсе елга грант акчасына 1 миллион сумлык концерт баяны алырга планлаштыралар.

– Бер урында таптанмыйбыз. Эзләнәбез, уйлыйбыз, репертуарны баетабыз, – ди Марат. – Иң мөһиме, без тамашачы өчен эшлибез. Милли көйләребезне халыкка, яшь буынга җиткерү өчен тырышабыз. Уртак көч белән башкарыла торган эшебезнең нәтиҗәсе дә матур булуы куандыра, – ди Марат.


Нет комментариев