Педагоглар пенсиягә иртәрәк чыга ала
СФР

Педагоглар пенсиягә иртәрәк чыга ала

Педагоглар өчен иминият пенсиясен билгеләүнең махсус тәртибе гамәлдә

Татар информ

Россия социаль фондының Әгерҗе районындагы Клиент хезмәте хәбәр иткәнчә, укытучыларга иминият пенсиясе пенсия яшенә җиткәч түгел, ә махсус стаж тупланганнан соң билгеләнә. Моның өчен мәгариф учреждениеләрендә педагогик вазифаларда ким дигәндә 25 ел стаж һәм 30 пенсия коэффициенты тупларга кирәк.

Педагоглар өчен иминият пенсиясен билгеләүнең махсус тәртибе гамәлдә. Төп шарт – һөнәр буенча эшчәнлекнең дәвамлылыгы. Әмма кирәкле махсус стаж һәм пенсия билгеләү арасында биш еллык чор каралган. Шулай итеп, 2026 елга кирәкле стаж туплаган педагог 2031 елда пенсия алу хокукын гамәлгә ашыра алачак. Бу чорда педагог булып эшләү яки хезмәт эшчәнлеген дәвам итү мәҗбүри түгел: кайда һәм кем булып эшләү пенсия билгеләү хокукына түгел, бары булачак пенсия күләменә генә тәэсир итә.

Шул ук вакытта кирәкле 25 ел педагогик стажны туплаганнан соң, хезмәткәр пенсионер алды статусын ала. Бу аңа әлеге категория гражданнар өчен каралган гарантияләрдән файдалану хокукын бирә.

Махсус стажны исәпләгәндә балалар белән турыдан-туры эшләү еллары гына исәпкә алынмый. Кайбер очракларда аңа педагогның һөнәри белем алуга яки квалификациясен күтәрүгә багышлаган чорлары да кертелә. Мондый чорларны исәпкә алу өчен хезмәткәрнең вазифасы һәм уртача кереме сакланырга, уку вакытында иминият взнослары түләнергә тиеш.


Нет комментариев