Девятерня мәктәбендә якташ шәхесне Ләбиб Айтугановны искә алдылар
Якташлар

Девятерня мәктәбендә якташ шәхесне Ләбиб Айтугановны искә алдылар

24 октябрдә Ләбиб Айтуганов туган көн

Әгәр исән булса, аңа 91 яшь тулган булыр иде.

Нарат авылында туып-үскән якташыбыз - татар музыка эшлеклесе, танылган җырлар авторы, шагыйрь, радиожурналист, оста җырчы, композитор.

“Истә, һаман да истә...!” дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә Ләбиб Айтугановның тормыш һәм иҗат юлы яктыртылган, укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләгәннәр, мәдәният хезмәткәре Фәнис Арсланов башкаруында Ләбиб Айтуганов көй язган "Юллар, юллар" җыры яңгыраган. 

Бик күп хатирәләр яңартылган, төрле елларда Ләбиб Айтугановка багышлап төшерелгән видеоязмаларга күзәтү ясалган.

Кичә Ләбиб Айтуганов тәрҗемә иткән “Һәрвакыт булсын кояш” җыры белән тәмамланган.


Нет комментариев