Әгерҗедә ярминкә гөрләде
Ярминкә

Әгерҗедә ярминкә гөрләде

Бу юлы шәһәр халкын Тәбәрле, Шаршады, Кодаш авыл җирлекләре, шәхси хуҗалыгында кош-корт үрчетүчеләр

Көзге матур көндә Әгерҗедә чираттагы ярминкә гөрләде.

Бу юлы шәһәр халкын Тәбәрле, Шаршады, Кодаш авыл җирлекләре, шәхси хуҗалыгында кош-корт үрчетүчеләр, сыер асраучылар ит, сөт һәм сөт ризыклары, яшелчә, бал белән тәэмин иттеләр.

– Халык бик актив. Сөт һәм сөт ризыкларын күпләп алдылар, – диде Үтәгәннән килгән Миргалим–Галина Әминовлар.

Күп еллар кәбестә үстерү белән шөгыльләнүче Иж-Бубыйдан Эльмира Трейдина да һәр ярминкәдә кәбестә алучылар күп булуын әйтте.

Кырындыдан Фирая Солтанова кош түшкәләре белән сату итте. Тирсәдән Хавиз–Венера Хәбибуллиннар, Тирсәдән Лениза Мөхитова үзләре үстергән яшелчә, җиләк-җимеш эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.


Нет комментариев