Көчек авылы уңганнары сарымсак, суган утырта
Авыл тормышы

Көчек авылы уңганнары сарымсак, суган утырта

Ун еллап элек октябрьнең беренче ункөнлегендә утыртканнар

Фотода Алмаз–Гөлчәчәк Насыйровлар.

“Сарымсак, суган утыртуның нәкъ вакыты”, диләр тәҗрибәле бакчачылар

Көз җылы килгәнлектән ел саен сарымсак утырту вакыты күчә икән.

Ун еллап элек октябрьнең беренче ункөнлегендә утыртканнар. Узган ел 17 октябрь булган. Быел исә тагын бер атнага соңрак, ягъни 25 октябрьдә утырталар. Утыртканда иң эре, 4-5 төшле сарымсакның гына төшләрен алалар.

Ашыгырга кирәкми, диләр Насыйровлар. Суган, сарымсак утыртканнан соң шытып җир өстенә чыгарга тиеш түгел икән.

Алмаз белән Гөлчәчәк бәрәңге бакчасының биш-алты сутыена сарымсак утырталар. Көрәк белән казып, тирән итеп утырталар. Бу җәй коры килсә, сарымсак бирешмәсен өчен шулай эшләнә.

Сарымсак бик эре була, диләр.

Тагын бер киңәш: сарымсакны алгач, сабагын кисмичә күч-күч бәйләп, элеп куялар. 2-3 атнадан соң гына кисәләр икән. Язга кадәр шиңми дә, кипми дә.


Нет комментариев