Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Яңалыклар

*** Казанда 2013 елда булачак Универсиадага билетлар 2012 елның 1 июленнән үк сатуга чыгачак. Ышандыруларынча, билетлар ярышларга да, Универсиаданың ачылу һәм ябылу тантаналарына да сатылачак икән. Аларны сатуга чыккан мәлдә үк алырга теләүчеләргә 30 процентка кадәр ташлама вәгъдә итәләр. Универсиада алдыннан гына аласы булсагыз, киресенчә, өстәмә хак түләячәксез. Иң дефицит...

***

Казанда 2013 елда булачак Универсиадага билетлар 2012 елның 1 июленнән үк сатуга чыгачак.

Ышандыруларынча, билетлар ярышларга да, Универсиаданың ачылу һәм ябылу тантаналарына да сатылачак икән. Аларны сатуга чыккан мәлдә үк алырга теләүчеләргә 30 процентка кадәр ташлама вәгъдә итәләр. Универсиада алдыннан гына аласы булсагыз, киресенчә, өстәмә хак түләячәксез. Иң дефицит билет Универсиада ачылу тантанасына булыр дип көтелә.

Билетның бәясе исә 100 сумнан алып 5 меңгә кадәр торачак. Универсиада ярышларын карарга теләсәгез, акчагызны җыя торыгыз.

×××

2012 елда да районыбызда зур төзелешләр дәвам итәчәк. "Район үзәк поликлиникасын күчерү өчен тимер юл узелы хастаханәсенең терапия бүлегенә реконструкция ясауга - 15 млн, 4нче балалар бакчасына капиталь ремонт үткәрүгә - 4 млн, шәһәр һәм авыл юлларын төзүгә - 20 млн, торак йортларга капиталь ремонт ясауга 24 млн сум акча бирелде", дип хәбәр итте район башлыгы Фәрит Габбасов эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә. Моннан тыш, авария хәлендәге йортлардан күчерү өчен торак төзелеше киң колач алачак.

×××

ЗАГС бүлеге хәбәр итүенчә, 1-10 январь көннәрендә 13 кеше вафат булган: Әгерҗе шәһәрендә - 8, авылларда - 5 .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев