Иҗади уңышлар телибез
Июльнең бу көннәре районыбызның Кадыбаш мәктәбе укучылары Габбасова Лиана һәм Салихова Азалия өчен озак еллар хәтердә калырлык булды. Кызларыбыз XXVI "Алтын каләм" республика фестивалендә көч сынашып кайттылар.
Лиана инде икенче ел призер булды, үзенең сәләтле, тырыш укучы, үткен каләм иясе икәнен кабаттан расласа, ә Азалия өчен беренче тапкыр инде өлгереп килүче, оста каләмле, булачак журналистлар белән беррәттән көч сынашуы - олы мәртәбә.
Кызларны тәбриклибез, иҗади уңышлар телибез.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев