Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кадыбаш мәктәбенә – 120 ел (1нче бүлек)

Кадыбаш мәктәбендә уку йортының 120 еллык юбилеена багышланган тантана узды.

Мәктәп коллективы кунакларны ишек төбендә халыкыбызның милли ризыгы – чәк-чәк белән каршы алды. Кунаклар дигәнебез – район җитәкчеләре, мәктәптә төрле елларда белем биргән мөгаллимнәр, ветеран укытучылар, мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылар. Кунакларга кабинетлар буйлап, мәктәпнең тарих музеена сәяхәт кылу мөмкинлеге тудырылды. Һәр кабинетта укучылар каршы алды һәм таныштырды.

Тантананың беренче өлеше мәктәп тарихына багышланды.  Бу өлештә моннан бер гасыр элек мәктәпкә нигез салынган вакытлар да, авыр сугыш еллары да, пионерлар хәрәкәте дә күз алдыннан үтте. Укучы һәм укытучыларның музыкаль чыгышлары белән үрелеп барган бәйрәм тамашачыларга тарихны барлау мөмкинлеге белән бергә күңелгә рухи ял да бүләк итте.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев