Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кадыбаш мәктәбенә – 120 ел (2нче бүлек)

Кадыбаш мәктәбенең 120 еллыгына багышланган тантананың икенче өлеше “Укытучы – якты маяк" дип аталды.

Исеменнән үк күренгәнчә, бу өлеш мөгаллимнәрне зурлау-данлауга багышланды. Аның барышында вафат булган укытучылар искә алынды, лаеклы ялдагы  мөгаллимнәр сәхнә түрендә хөрмәтләнде. Шулай ук бүген хезмәт куючы укытучыларга төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды. Алар бүләкләрне район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина кулыннан кабул итеп алдылар. Гомумән, бәйрәмдә бүләкләүләр бик күп  булды. Сәхнәгә күтәрелгән һәркемгә истәлек бүләкләре, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.  Искиткеч җылы итеп әзерләнгән бәйрәм һәркемнең күңеленә тирән эз салып, бер тында узды.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев