Кадыбаш мәктәбендә иң яхшы укучыларны бүләкләделәр
Яшәеш

Кадыбаш мәктәбендә иң яхшы укучыларны бүләкләделәр

Уку елына йомгак ясалды

Матур традиция буенча, уку елы тәмамланыр алдыннан Кадыбаш мәктәбендә төрле юнәлештәге республика фән олимпиадаларында, фәнни-тикшеренү конференцияләрендә, халыкара,төбәкара, Бөтенроссия һәм республика конкурсларында катнашып, призлы урыннар алган укучыларны, уку алдынгыларын хөрмәтләделәр.

Төрле номинацияләрдә сәләтле балаларны шәхси эшмәкәр Җәләев И. Н., "Тугызбуй" агрофирмасы ҖЧҖ директоры урынбасары Ямалиев И. И., Кадыбаш һәм Иске Эсләк авыл җирлекләре башлыклары Закиров Х. Л., Гафаров И. Н. бүләкләделәр.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев