Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Кадыбашта канат сыдыру өмәсе узган

Китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, җирлек апалары борынгы йоланы искә төшергәннәр

Элек авылларда ,каз өмәләре үткәннән соң, канат сыдыру өмәсенә җыелу булган. Элек аны үреп, бәлеш-коймак майлый торган канатлар ясый торган булганнар. Сыдырылганнан соң калган канат очын тышка чыгып: «Киләсе елда казлар күп булсын!» – дип, су агымына, юл буена сипкәннәр.

Шул йоланы искә төшереп, Кадыбаш авыл китапханәсенә каз канатлары сыдырырга, май канатлары ясарга җыелдык.Бәйрәм җыр, уен-көлке белән белән бик күңелле башланып китте,һәркем казга бәйле бер истәлек сөйләде.

Канатларны сыдырып бетереп,май канатлары ясагач,бәйрәмнең икенче өлеше башланды.Мәдәният йорты фойесында элекке уеннарны ,биюләрне искә төшереп, "Капкалы", "Маршлы","Өчле","Чума үрдәк ,чума каз","Сербиянка» ны биедек.

Әле бәйрәмнең өченче өлеше дә бар иде,анда өмәгә килгән апаларны ,казның эч -башыннан пешерелгән аш белән сыйладык. Бәйрәм бик күңелле үтте,киләсе елларга да шулай үткәрик әле дип таралыштылар апалар.

Фәридә Каюмова,
Кадыбаш китапханәсе китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев