Кәбисә елы белән бәйле хорафатларга ышаныргамы, юкмы
Яшәеш

 Кәбисә елы белән бәйле хорафатларга ышаныргамы, юкмы

2020 - кәбисә елы. Аның белән бәйле хорафатларга ышаныргамы, юкмы?

Яңа башлангыч - уңышсызлыкка

Кәбисә елында киң таралган беренче гыйбарә ни дә булса башлауга бәйле. Кемдер бу елны өй, мунча салырга, яңа эш башларга, зур әйберләр сатып алырга ярамый дип саный. Астрологлар да монда дөреслек барлыгын кисәтә, чөнки кәбисә елы дүртъеллык астрологик циклның башы булып тора һәм уйламыйча эшләнгән эш уңышсызлыкка китерә икән.

Әгәр дә игътибар итсәгез, бу юлларда дөреслеккә туры килгән урынны үзегез дә табарсыз: җиренә җиткереп уйланылмаган эшнең азагы кайчан гына башласаң да хәерле була аламы?

Алыштыру ярамый

Тагын бер таралган мифларның берсе 366 көнлек елда бер әйберне дә алыштырырга ярамау белән бәйле. Янәсе, үзгәрешләр перспективасыз булачак. Хорафатларга ышанучы кешеләр кәбисә елында торак, эш урынын, хәтта чәч төсен яки прическасын да алыштырырга яратмый. Сынамышларга ышансаң, бу елны партнерлар алыштыру яки аерылышу да "катгый" тыелган. Шулай да ир белән хатынга аерылышу котылгысыз булганда, әлеге процесс зыянсыз узсын өчен нишләргә кирәклеге Интернет челтәрендә тәфсилләп язылган. Ялгыз калган кеше тастымал алып чиркәүгә барырга, "әфсен" укып аны шунда җыештыручыларга чүпрәк итеп биреп калдырырга тиеш, янәсе...

Өйләнешү - бәхетсезлеккә

Кәбисә елында өйләнешергә ярамый дигән сынамыш никахның уңышсызлыкка очравын фаразлый. Шуңа ышанып ашыга-ашыга ЗАГСка гариза бирүчеләр күп булса да, хорафатларга каршы мәхәббәт "сугышы"нда икенчесе җиңүе табигый хәл анысы.

366 санының килеп чыгу тарихы

Татар юрап китерә, дигәндәй, кәбисә елына бәйле теге яки бу сынамышлар һәм юраулар бары тик халык авыз иҗаты гына икәнен дәлилли торган тагын бер нәрсә бар. Анысы кәбисә елының барлыкка килүенә нигезләнгән. Юлиан һәм григориан календарьлары барлыгы барыбызга да мәгълүм. Юлиан календаре григорианга алмашка килеп, кулланышка Рим императоры Юлий Цезарь тарафыннан кертелә. Элеккегесе катлаулы булу сәбәпле, император реформа уздыра һәм ул елны кояш активлыгына карап көннәр һәм айларга бүлә. Юлиан календаре буенча елның озынлыгы 365 көн һәм 6 сәгать тәшкил итә, бу кояш елыннан 11 минут һәм 14 секундка озынрак. Кояш елын "тутыру" максатыннан кәбисә елы кертелә дә инде.

Күргәнегезчә, кәбисә елы гап-гади кеше тарафыннан уйлап чыгарылган, монда бернинди мистика да, дини юрауга да нигез юк.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев