Кеше үлгәч, пенсиясе кемгә тиеш?
Яшәеш

Кеше үлгәч, пенсиясе кемгә тиеш?

Акча пенсионерның хисабына күчерелә

Вафат кешенең пенсиясен алу үзенчәлекләре турында Казан шәһәре Яңа Савин районы пенсия бүлегендә пенсияләрне түләү бүлекчәсе җитәкчесе Илсөяр Ибраһимова белән сөйләштек.

– Еш кына пенсионер соңгы акчасын алырга өлгерми үлеп китә. Аның пенсиясе кемнәргә түләнә?

– Вафат пенсионерның пенсия акчасына якын туганнары – балалары, оныклары, абыйлары, апалары, әти-әниләре дәгъва кыла ала. Үлгән пенсионерның пенсиясе барлык туганнарына да бертигез бүленеп бирелә.

–Пенсияне алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәк?

– Пенсия почта бүлеге аша түләнгән очракта, Пенсия идарәсенең территориаль (пенсионерның яшәү урынына бәйле) бүлекчәсенә мөрәҗәгать итү мөһим. Пенсия банк яисә банк картасы аша түләнә икән, аерым мөрәҗәгать кирәкми. Акча пенсионерның хисабына күчерелә.

Чыганак

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев