Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Кичкетаң авылында – кар сыннары

Башка еллардагы кебек үк, кичкетаңлылар быел да кар сыннары ясауда зур активалык күрсәткәннәр.

Авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитеты урнашкан бина тирәсендә  иң беренче итеп күзгә төрле утлар белән балкучы Яңа ел чыршысы ташлана. Шунда ук төрле кар сыннары урын алган. Шәхси йортлар  тирәләрендә дә төрле кар фигуралары күрергә була. Балаларга шуар өчен кар тавы да ясалган. Мәктәп һәм балалар бакчалары территорияләрендә дә Яңа елның төп символлары кар сыннарында чагылдырылган. Изге чишмә яны да үзенчәлекле сыннар мәйданын хәтерләтә. Биредә кардан ясалган мичкә хәтта каен утыннары салып куелган. Кар сыннарының барысының да зурлыгы, зәвык белән эшләнгәнлеге күзгә ташлана.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев