Кичкетаң мәктәбе каршындагы әлеге ял зонасы укучыларның, бигрәк тә башлангыч сыйныфларда белем алучы малай-кызларның яраткан урынына әйләнгән. Оста куллы апа-абыйлары ясаган әлеге урында алар дәресләрдән соң уйныйлар да, ял да итәләр. Кырындыдан килеп укучыларга исә ул автобус көтү тукталышы буларак та "хезмәт күрсәтә". Бер караганда, бу урын әкиятне дә хәтерләтә....
Кичкетаң мәктәбе каршындагы әлеге ял зонасы укучыларның, бигрәк тә башлангыч сыйныфларда белем алучы малай-кызларның яраткан урынына әйләнгән.
Оста куллы апа-абыйлары ясаган әлеге урында алар дәресләрдән соң уйныйлар да, ял да итәләр. Кырындыдан килеп укучыларга исә ул автобус көтү тукталышы буларак та "хезмәт күрсәтә". Бер караганда, бу урын әкиятне дә хәтерләтә. Әнә, үз йорты белән Убырлы карчык та килгән бирегә. Елгадан тотылган "алтын балык" та укучыларны күзәтә. Аккошлар да зәңгәр күлдә рәхәтләнеп "йөзәләр". Матур итеп ясалган клумбалардагы аллы-гөлле чәчәкләр күзләрне иркәлиләр. Быелгы яңгырдан туеп алар да кулчатырлар астына яшеренгәннәр.
- Бу ял зонасын берничә ел элек ясый башлаган идек. Һәр елны аны тулыландырабыз. Киләчәктә әле ул тагын да матур булачак, - ди мәктәп директоры Нәзилә Зиннәтова.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев