Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Китапсыз яшәп булмый

Язмамның исемен "Китапсыз яшәп булмый" дип куйдым да, уйга калдым. Бик күпләр минем белән килешеп тә бетмәс. Арагызда: "Хәзер компьютер, Интернет заманы. Анда бөтен мәгълүмат та бар, хәтта электрон китап та. Тиз дә, уңайлы да. Китапханәгә йөреп мәшәкатьләнәсе дә юк", - диючеләр булыр. Ләкин бу фикерегез белән һич тә тулысынча...

Язмамның исемен "Китапсыз яшәп булмый" дип куйдым да, уйга калдым. Бик күпләр минем белән килешеп тә бетмәс. Арагызда: "Хәзер компьютер, Интернет заманы. Анда бөтен мәгълүмат та бар, хәтта электрон китап та. Тиз дә, уңайлы да. Китапханәгә йөреп мәшәкатьләнәсе дә юк", - диючеләр булыр. Ләкин бу фикерегез белән һич тә тулысынча килешәсе килми. Компьютер бик җайлы булса да, басма китапны бернәрсә дә алыштырмый.
Китаптан бизү

Әйе, китапның кадере елдан-ел кими. Яшьләр, балалар арасында еллар буена бер генә китап та укымаучылар бихисап. Ата-аналар - баласына, әби-бабайлар оныкларына әллә нинди затлы, кыйммәтле әйберләр бүләк итәргә мөмкин, әмма... китап кына түгел. Өлкәннәр арасында да китапны бүләккә санамаучылар бик күп. Әле китапка кытлык заманда ук бер түрәнең: "Бүләккә китап бирделәр. Тузан җыеп ятарга ни пычагыма кирәк ул?!" - дигәч бик теләп аннан Чыңгыз Айтматовның яңа китабын сатып алган идем. Танышлар, дуслар арасында кулдан-кулга йөреп, укылып, шактый таушалып беткән бу китап киштәдә әле дә кадерле истәлек булып тора. Ә хәзер китапханәләрдә дә укылып, таушалган китапларны табу бик авыр. Юк, халык китаптан бөтенләй бизде дияргә җыенмыйм. Китапханәгә яңа китаплар кайтканны көтеп торучы даими китап укучылар әле дә бар. Ләкин андыйлар күбрәк балачактан, яшьлегендә китап укып үскән өлкән, урта буын арасында шул. Ә хәзер китап укымаучы буын үсә. Монда ата-ана, әби-бабайларның, укытучыларның да да гаебе зур. Китапка мәхәббәт кечкенәдән тәрбияләнгән очракта гына бала шушы белем чишмәсеннән башка яши алмый.
Әгерҗе районы китап укый
Китапка мөнәсәбәтне үзгәртү, халыкны китапханәгә күбрәк тарту максатында үзәк китапханә 2012 елны районда Китап уку елы дип игълан итеп, депутатлар игътибарына "Әгерҗе районы укый" дигән программа проектын тәкъдим итте. Район Советының XIII сессиясендә мәдәният бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Шакирова әлеге программа белән таныштырды һәм депутатлар аны бертавыштан кабул иттеләр. Шуның кысаларында районда "Бөтен Әгерҗе районы укый" исемле китап укучылар бәйгесе игълан ителде. Ул түбәндәге номинацияләр буенча үтәчәк:
Китап уку лидеры
Иң күп китап укучы сыйныф
Иң күп китап укучы оешма, предприятие
Иң күп укучы җитәкче
Һөнәре буенча иң күп укучы
Иң күп укучы пенсионер
Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында иң күп китап укучы
Иң күп укучы гаилә
Иң яхшы волонтер
(балалар бакчаларында, башлангыч сыйныфларда уку өчен китапханәдән иң күп китап алучы)
"Китапханә. Китап. Уку" дигән темага иң яхшы шигырь, җыр, эпиграмма.
Бу китап уку бәйгесендә катнашу өчен Әгерҗе үзәкләштерелгән китапханәләр системасына язылырга һәм китап алырга кирәк Ярышка йомгак ясаганда 2012 елның январеннән алынган китаплар исәпләнә.
Әйдәгез, гаиләләребез, хезмәттәшләребез белән белән бергәләп китап укучы бәйгесенә кушылыйк. Бөек галим Дмитрий Лихачев юкка гына "Белемле, зыялы, рухи яктан үскән шәхес буласың килсә, китап укы!"димәгән бит. Шунысын да исеңдә тот, Интернетта мәгълүмат тиз табыла һәм тиз онытыла да. Ә басма китап укысаң, гомергә күңелеңә сеңеп кала. Районыбыз китапханәләре сезне көтә, дуслар!
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев