Көчек авылы өлкәннәре маскировка челтәрләре үрәләр, чәйләр ясыйлар
Алар махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга ярдәм итәләр
Көчек Мәдәният йортында авыл өлкәннәре игелекле эш белән шөгыльләнәләр. Алар маскировка челтәрләре үрәләр.
- Эш көннәрендә көн саен чыгабыз. Бик теләп йөрибез, - диләр апалар.
Алар хуш исле тәмле чәйләр дә ясыйлар.
- Җәй көне мәтрүшкә, бөтнек кебек үләннәр киптердек. Илебез иминлеге сагында торучы егетләребезгә ярдәм итә алуыбызга сөенәбез, - диләр өлкәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев