Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кырындыда яшәүче Маһирә Латыйпова туксан яшен бәйрәм итте

Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Кырындыда яшәүче Маһирә әби Латыйпованы туксан яшьлек олуг юбилее белән котлап, Россия Президентының котлау открыткасын, район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды. 13 яшеннән колхозда эшли башлаган, аннан соң Пугачеводагы хәрби частьта хезмәт куйган, яңадан туган авылы Кырындыга кайтып гомер буе сатучы булып эшләгән Маһирә апа авылдашларының...

Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Кырындыда яшәүче Маһирә әби Латыйпованы туксан яшьлек олуг юбилее белән котлап, Россия Президентының котлау открыткасын, район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды.

13 яшеннән колхозда эшли башлаган, аннан соң Пугачеводагы хәрби частьта хезмәт куйган, яңадан туган авылы Кырындыга кайтып гомер буе сатучы булып эшләгән Маһирә апа авылдашларының тирән хөрмәтен яулаган.

- Аның беркайчан тавышын күтәргәнен хәтерләмим. Сатып алучыларга шулкадәр ягымлы була белде, кибеткә кергән һәркемгә "җаным" дип кенә эндәшә иде, - ди туганы Альбина ханым.

Хәзер дә бик тәмле телле Маһирә апа. Ун еллап күзләре күрмәсә дә, төшенкелеккә бирелми. Улы Рифат тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши.

- Өйдәге бар нәрсәнең үз урынын беләм. Әле кайчакта Рифатка да таба алмаган әйберен эзләшергә булышам, - ди ул елмаеп.

Альбина ханым да кулыннан килгәнчә Маһирә апага ярдәм итәргә тырыша.

- Заманында без аннан бик күп ярдәм күрдек. Үз изгелегенә яхшылык белән җавап бирәм, - ди Альбина апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев