Ләйсирә һәм Габделхак Насифуллиннарны Татарстан Президенты кунак итте
Алар Казан Кремлендә булды
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү булды. Чарада Татарстанның барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән 46 гаилә катнашты, шул исәптән Әгерҗедән дә.
Республика башлыгының кабул итү мәҗлесендә Ләйсирә һәм Габделхак Насифуллиннар булды. Алар 45 ел бергә гомер итәләр.
Насифуллиннар гаиләсе - музыкаль гаилә. Татар халык уен коралларында - курай, баянда уйныйлар, җырлыйлар, бергә эшлиләр һәм бергә ял итәләр. Менә 45 ел инде бу ныклы һәм тату гаилә туганнары һәм якыннары өчен гаилә мөнәсәбәтләре үрнәге булып тора.
Әлеге гаилә турында тулырак укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев