Россия тимер юллары ил буйлап сиксәннән артык өстәмә поезд җибәрә. 8 март бәйрәмнәрендә Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре белән Татарстан башкаласы арасында өстәмә поездлар йөриячәк.
Бу турыда Россия тимер юллары матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Өстәмә поездлар Мәскәүдән Санкт-Петербург, Казан, Белгород, Киров, Курск һәм башка шәһәрләр юнәлешендә була. Санкт-Петрбургтан өстәмә поездлар Мәскәү, Казан, Курск, Ярославльгә йөриячәк», – диелгән хәбәрдә.
Пассажирлар 7, 8, 10 мартта күп йөрер дип көтелә.
Март бәйрәмнәре чорында Россия буенча сиксәннән артык поезд ерак арага йөриячәк.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/23/181449/
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев