Метрода бәби тапкан анага полиция хезмәткәрләре ярдәм иткән
Сабыйны җылы саклагыч фольгага төргәннәр
9 декабрь кичендә Мәскәү метросында 29 яшьлек йөкле хатынның тулгагы башланган. Бала шулкадәр ашыккан, аңа дөньяга килергә полиция хезмәткәрләре һәм гәзит сатучы хатын ярдәм иткән.
Сабыйны җылы саклагыч фольгага төргәннәр. Чакыруга килгән табиблар полиция тарафыннан вакытлы һәм дөрес ярдәм күрсәтелүен белдергән, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Бала белән ананы бала тудыру йортына илткәннәр, икесенең дә хәле яхшы дип бәяләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев