Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Милли бәйрәмебез – Сарапулда

Бишмеңьеллык тарихы булган Сабан туе дөнья иңләп йөри. Узган шимбәдә Сарапулда яшәүче милләттәшләребезне бәйрәм белән котларга район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендәге делегация барды. Сарапул шәһәре Әгерҗенең Тугызбуй төбәге халкына аеруча якын. Чөнки бу шәһәрдә Девәтернә, Исәнбай, Иске Эсләк, Кадыбаштан бик күп якташларыбыз гомер кичерә. Биш елдан артык инде безнең район...

Бишмеңьеллык тарихы булган Сабан туе дөнья иңләп йөри. Узган шимбәдә Сарапулда яшәүче милләттәшләребезне бәйрәм белән котларга район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендәге делегация барды.

Сарапул шәһәре Әгерҗенең Тугызбуй төбәге халкына аеруча якын. Чөнки бу шәһәрдә Девәтернә, Исәнбай, Иске Эсләк, Кадыбаштан бик күп якташларыбыз гомер кичерә. Биш елдан артык инде безнең район Сарапул Сабан туенда катнашып, анда яшәүче якташларыбызга, кан кардәшләребезгә Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның котлавын һәм бай эчтәлекле концерт прораммасын бүләк итә.
Ут күршеләребездәге Сабан туе гаҗәеп матур табигать кочагында тау итәгендәге яшел аланда уза. 20 елдан артык инде бу бәйрәмне шәһәрдә яшәүче татарларның инициатива күрсәтеп, бергә берләшеп уздыруы, Сабан туе батырларына бүләкләрне мулдан әзерләве сокландыра. Ә Сабан туен 15 елдан артык инде Кадыбаштан чыккан укытучы Мәүлидә ханымның алып баруы якташлар өчен күңелдә горурлык хисләре уятты. "Мин дә елның-елында Сарапул Сабан туена якташларымның зур хәзерлек белән килүенә ихластан сөенәм. Әгерҗенең сәхнә осталары башкаланыкыннан бер дә ким түгел", диде Мәүлидә ханым.
Безнең татар кунакка беркайчан да буш кул белән килми. Бу юлы да Валерий Макаров шәһәр башлыгы Анатолий Наумовка, Сарапул татарларына Президентыбыз котлавын җиткерде һәм телевизор бүләк итте.
Ә сәхнә осталарыбыз - "Көмеш телле гармун" ансамбле, кызлар бию төркеме чыгышлары, Марсилә Муллахмәтова һәм Елена Скворцованың җырлары, рус кызы Лиана Алавердованың шундый матур итеп татар җырларын башкаруы бәйрәм кунакларын тагын да дәртләндереп җибәрде.
Исәнбайдан спорт сөючеләребез елның-елында Сарапул Сабан туенда активлыклары белән танылып өгергәннәр инде. Әнә яшь көрәшче Рушан Хәбиров яшьтәшләре арасында беренчелекне үз кулына алып, велосипед белән бүләкләнде. Көрәшче егетләребез Әлмир Шәрәфиев 3нче, Ранис Хәбиров 4нче урыннарга чыктылар. Исәнбайның пәһлеван гәүдәле батыры Тәлгать Нәгыймов аркан тартышуда 2нче урынга чыгып, туган авылына тузан суырткыч белән кайтып китте. Капчык белән сугышуда Гомәр Мусин да - 2нче урында. Әлфия Кәерова исә армспортта беренчелекне кулыннан ычкындырмады һәм мультиварка белән бүләкләнде.
Сабан туе мәйданында Актаныштан чыккан тагын бер татарыбыз өчен горурланып утырдым. Ул - "Әгерҗе хәбәрләре"газетасын баса торган Сарапул типографиясе директоры Азат әфәнде Насыйров. Шәһәрнең җәмәгать тормышында актив катнашучы, Сабан туен оештыруда башлап йөрүче абруйлы җитәкче буларак, сәхнә түрендә Азат Алмазович адресына иң җылы сүзләр яңгырады.
Быелгы Сабан туе безне Сарапул татарлары белән тагын да дуслаштырды. Саубуллашканда алар "Киләсе Сабантуйларга да көтеп калабыз. Сез бәйрәмебезгә үзгә ямь өстисез", дип рәхмәтләрен җиткерделәр.

Бу көнне Әгерҗе шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Заһир Абдуллин, Татар иҗтимагый үзәгенең Әгерҗе бүлекчәсе җитәкчесе Равил Бадахшин һәм шушы төбәктән чыккан Хәмдис Кучумов гаиләсе Пермь краеның Барда районында 4нче Бөтенрәсәй авыл Сабан туенда катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев